Авыргазы районында Яңа Федоровка авылында узган төндә шәхси йортта янгын чыккан. Кызганычка каршы, янгында ир-ат һәлак булган. Хуҗабикә БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренә хәбәр итүенчә, ул шарт-шорт иткән тавышка уянып киткән, йорт эчендә куе төтен таралган булган.
“Тын алу авырлаша башлады. Мин иремне уяттым да, тәрәзәне ачып, тышка чыктым. Иремне чакырдым, тик ул аш-су бүлмәсендә янгынны сүндерергә уйлаган, күрәсең. Кызганычка каршы, ул өйдән чыкмады”, – дип сөйләгән һәлак булган ирнең хатыны.
Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә йорт эчен тулысынча ялкын ялмап алган булган. Янгынны сүндергәндә йорт эчендә һәлак булган 51 яшьлек ир гәүдәсе табылган.
МЧС дознавателе версияләренең берсе буенча, янгынның электр чыбыкларының төзек булмавы сәбәпле чыккан булуы ихтимал.
Чыганак: bashinform.ru