Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
20 июнь , 23:41

Уфада рөхсәт ителмәгән урында суга чумган үсмерне агымсу алып киткән

Якыннарын ачы кайгыга салган инде...

Гражданнарны яклау идарәсенең Телеграм-каналыннан.
Фото:Гражданнарны яклау идарәсенең Телеграм-каналыннан.

Бүген кич  Уфаның Инорс бистәсендә суда фаҗига теркәлгән. Шәһәрнең гражданнарны яклау идарәсендә хәбәр итүләренчә, үсмерләр компаниясе ишкәкчеләр каналы районында Караидел елгасына су коенырга килгән.

“Үсмерләрнең берсе бетон стенадан суга сикергән һәм тирәнгә үк йөзеп кергән. Шулчак аны су агымы эләктереп алып киткән. Малай су астында югалгач кына иптәшләре махсус хезмәтләргә хәбәр иткән”, – диләр ведомствода.

Берничә сәгатьтән водолазлар  Караидел елгасында үсмернең гәүдәсен тапкан. Баткан малайны ярдан 40 метр ераклыкта һәм су агымыннан 300  м түбәндәрәк, 2,5 метр  тирәнлектән алып чыкканнар.

Су керүчеләргә  бер теләк: зинһар өчен  махсус җиһазландырылган урыннарны сайлагыз! 

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: