Хәвеф-хәтәр
19 июнь 2024, 08:20

Шулчак машина буага чыгып очкан

Әстагъфирулла! 

БРның ДАИсеннән.БРның ДАИсеннән.
Фото:БРның ДАИсеннән.

Төбәк дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, бүген иртән Күмертау – Ермолаево  юлында теркәлгән авария нәтиҗәсендә  бер машина буага чыгып очкан.

Ведомствода сөйләүләренчә, “Тoyota RAV4” руде артындагы 41 яшьлек водитель, Ермолаевога табан хәрәкәт итеп, каршы  хәрәкәт полосасына чыккан һәм “LIFAN Solano” белән бәрелешкән. Каты бәрелүдән “Тойота” буага чыгып очкан.

Авариядә имгәнгән “Тойота” водителе һәм аның 42 яшьлек пассажирын ашыгыч ярдәм машинасы дәваханәгә озаткан.

Соңрак юл һәлакәтенең сәбәбе ачыкланган:  хәрәкәт вакытында “Тойота” водителе  руль артында үзен начар хис иткән һәм  шуңа каршы хәрәкәт полосасына чыккан. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас