Хәвеф-хәтәр
18 июнь 2024, 06:00

Яшен 55 сарык белән 1 сыерны юк иткән

Артык эссе  булганда гарасатлар чыгып кына тора шул...

Телеграм-канал «Уфа с огоньком»Телеграм-канал «Уфа с огоньком»
Фото:Телеграм-канал «Уфа с огоньком»

Башкортстанның Әбҗәлил районында кичә янә коточкыч давыл чыккан. Җирле халык социаль челтәррләрдә хәбәр итүенчә,  көчле җил берничә төзелгән йортның  һәм шулай ук мәктәп бинасының түбәләрен алып очырган. Аллаһка шөкер, бәла-каза күрүче булмаган.

“Целинный авылында боз бакчадагы үсемлекләрне генә кырып салмады, ул йортлардагы сайдингларга да зыян салды”, – дип язган табигать казасының бер шаһиты.

Туеш авылында 55 сарыкны һәм бер сыерны яшен суккан. Ярый көтүчегә зыян килмәгән. 

Авыл советы башлыгы  яшен суккан мал-туарны утильләштерәчәкләрен - чокыр казып яндырачакларын - сөйләгән. 

Табигать кануннары алдында берни эшли алмыйбыз шул. Иң мөһиме: гарасатлар үлем-китемсез була күрсен. 

Чыганак: bashinform.ru

Социаль челтәрләрдән.
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас