Хәвеф-хәтәр
18 июнь 2024, 11:18

“Янгыннар саны югары булып кала”

Шулай диде Александр Куренков.

https://glavarb.ruhttps://glavarb.ru
https://glavarb.ru

Бүген, 18 июньдә, Уфаның “Торатау” Конгресс-холында Русиянең Гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм табигать афәтләре нәтиҗәләрен бетерү буенча министры, генерал-лейтенант Александр Куренков һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының дәүләт янгын күзәтчелеге органнары һәм Федераль суд-эксперт учреждениеләре эшчәнлеген камилләштерү мәсьәләсе буенча Бөтенрусия җыены эшендә катнаштылар.

Чарада катнашучылар федераль дәүләт янгын күзәтчелеген камилләштерүнең мөһим мәсьәләләре турында фикер алыштылар һәм бу юнәлештә эшнең төп бурычларын билгеләделәр.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы җитәкчесе җыенны әзерләүдә һәм үткәрүдә ярдәм иткәне өчен Радий Хәбировка рәхмәт белдерде.

– Ил территориясендәге янгын хәле динамикасы шуны күрсәтә: гомуми хәл яхшыруга карамастан, янгыннар саны югары булып кала, – диде Александр Куренков. – Шуны аңлау мөһим: янгын хәвефсезлеге профилактик чараларга да бәйле.

Төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров үз чыгышында республика территориясендә янгын хәвефсезлеген үстерү буенча уңышлы эш тәҗрибәсенә игътибар итте.

– Башкортстан – зур урманлы һәм шул ук вакытта халык күпләп яшәгән төбәк. Шуңа сез бүген фикер алышкан сораулар безнең өчен зур әһәмияткә ия. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре, янгын сүндерүчеләр – безнең төп хезмәттәшләребез, алар белән без уртак эш башкарабыз, – диде Радий Хәбиров.

Ул янгынга каршы соңгы елларда кабул ителгән профилактика чараларының нәтиҗәлелеген югары бәяләде. Мәсәлән, аз тәэмин ителгән һәм якланмаган категория кешеләрнең йортларына автоном янгын извещительләре бушлай куела. Якын арада хәрәкәтләре чикле, шул исәптән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең торакларын GSM-модульле извещительләр белән җиһазландыра башлаячаклар.

Тагын бер юнәлеш – янгынга каршы хезмәт структурасын камилләштерү һәм аның матди-техник базасын ныгыту.

– 2018 елда без республика территориясендә янгын-коткару көчләрен үстерү стратегиясен кабул иттек. Янгынга каршы хезмәтнең зона отрядлары, янгынга каршы хезмәтнең җиде бүлекчәсен булдырдык, биш янгын депосы бинасы төзедек. 40 берәмлектән артык янгын сүндерү техникасы сатып алдык, – диде Радий Хәбиров. – Ирекле янгын күзәтчелеге хезмәтен үстерүгә аерым игътибар бирәбез. Шулай ук 2,7 млрд сумнан артык финанслау күләме белән табигый янгын хәвефен булдырмау буенча программа эшләдек. Бу акчага республикада Ка-32 вертолеты сатып алынды. Ул табигать янгыннарын сүндерүдә һәм кешеләрне коткаруда үзенең нәтиҗәлелеген күп тапкырлар исбатлаган.

Төбәк җитәкчесе янгынга каршы хезмәт җитәкчелегенә һәм шәхси составына, дәүләт янгын күзәтчелеге инспекторларына республика территориясендә нәтиҗәле уртак эш алып барганнары өчен рәхмәт белдерде.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас