Бүген Рязань өлкәсендә М-5 “Урал” трассасында теркәлгән коточкыч авариядә 8 кеше һәлак булган, 13 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган. SHOT Telegram-каналы язуынча, юл һәлакәте төбәкнең Шиловский районында теркәлгән. Анда җиңел автомобиль, микроавтобус һәм ике йөк машинасы бәрелешкәннәр. Каза күрүчеләрне Шиловский районы медицина үзәгенә илткәннәр. Алар арасында өч бала да бар.
Соңрак авариянең сәбәбен дә язып чыктылар – һәлакәт автобусның каршы юл полосасына чыгуы сәбәпле теркәлгән. Махсус хезмәтләр авария урынында эш башлаган.
Чыганак: lenta.ru