Хәвеф-хәтәр
18 июнь 2024, 10:31

Коткаручылар аны исән килеш тапканнар

Ксения КалининаКсения Калинина
Фото:Ксения Калинина

Уфада бүген иртән гражданнарны яклау идарәсенең эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре 23 яшьлек егеткә ярдәмгә килгән. Егет  Агыйдел буенда  дуслары компаниясендә  ял иткән. Кайсыдыр бер мизгелдә ул су коенып чыгарга була. Суга чума да күздән югала, арытаба елга уртасында гына  кире чумып чыга. Анда аны су агымы эләктереп алып китә. Егет технологик күпернең аскы өлешенә менә һәм үзен коткаруларын көтеп тора.

Егетне күздән югалткан дуслары бу хакта махсус хезмәтләргә хәбәр итә Коткаручылар егетне тиз табалар, аны катерга утыртып, ярга илтеп куйганнар. Яр буенда аны ашыгыч ярдәм машинасы көтеп торган. Яшь ир исерек булган дигән шик бар. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас