Хәвеф-хәтәр
18 июнь 2024, 04:35

Кешене судан коткарам дип, үзе бата башлаган

Мондый эссе көннәрдә күпләр вакытларын су кереп үткәрә. 

Уфа коткаручылары кичә кич 5 кешене судан коткарган. Бу хакта башкаланың гражданнарны яклау идарәсе хәбәр итә.

Кичә кич ярдәм “Солнечный” пляжыннан өстәрәк, махсус җиһазландырылмаган урыннарда су коенганнарга таләп ителгән. Шушы хәвефле урында 54 яшьлек ирне коткарганнар, ул тирәнгә үк йөзеп кергән дә бата башлаган. Пляжда кизү торган коткаручылар, аны күреп, ярдәмгә ашыккан.

Шушы ук урында соңрак 21 яшьлек кыз бата башлаган. Аңа ярдәмгә 31 яшьлек ир ашыккан, әмма ахырда ул ир үзе чак Агыйдел төбенә китмәгән. Аларның икесен дә коткаручылар ярга алып чыккан.

Шулай ук кичә кич сапбордларда йөзгән ике яшь кызны елга агымы “Солнечный” пляжыннан астарак урнашкан Агыйдел аша техник күпергә агызып алып килгән. Алар бик курыккан һәм ярдәм сорап кычкыра башлаган. Коткаручылар катерда кызлар янына барып, аларны ярга илтеп куйган. 

Чыганак: gorobzor.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас