2024 елгы янгын хәвефсезлеге сезоны башланганнан алып, Башкортстан урманнарында 17 гектар мәйданда җиде янгын теркәлгән.
Бу узган ел белән чагыштырганда 95 янгынга кимрәк. Шул ук вакытта алар барысы да беренче тәүлектә сүндерелә. Бу хакта республиканың урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов төбәк башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә хәбәр итте.
Исегезгә төшерәбез: урман фонды территориясендә янгын хәвефсезлеге сезоны быел 17 апрельдән гамәлгә керде. Язгы чор урман янгыннары формированиеләренең вакытында әзерлеге, халык белән актив профилактик эш алып барылуы һәм уңай һава шартлары аркасында тотрыклы узды.
Урман фондының торышын контрольдә тоту өчен 4 миллион гектардан артык мәйданда космик дистанцион мониторинг һәм авиапатрульләү мәгълүматлары, шулай ук Урал аръягының биш районы территориясендә урнаштырылган “Лесоохранитель” мәгълүмат системасының видеокамералары кулланыла. Җир өсте патруле дә көчәйтелгән, ул урманнарда янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен бозуның 173 очрагын ачыкларга мөмкинлек биргән. Гаеплеләр административ җаваплылыкка тарттырылган.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров халык белән профилактик эшне көчәйтергә кушты.