БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итүенчә, өч көндә республика сулыкларында берничә фаҗига теркәлгән. Батып үлүчеләрнең барысы да тыю билгеләре булган, җиһазландырылмаган урыннарда су коенган.
11 июнь кичендә Йөрәктау авылында Кажат күлендә 25 яшьлек егет суга чумган һәм кире чыкмаган. Аның гәүдәсен җирле коткаручылар табып алган.
12 июньдә Түбәнге Лачынтау авылында Агыйделдә 60 яшьлек ир-ат балык тоткандабатып үлгән. Шаһитлар аның гәүдәсен судан алып чыккан.
Үтәгән авылында Агыйделдә 38 яшьлек ир-ат су коенганда батып үлгән. Водолазлар аның гәүдәсен эзли.
Ивановка авылында җирле буада су коенганда 46 яшьлек ир-ат баткан. Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы водолазлары аның мәетен судан алып чыккан.
17 яшьлек үсмер Карман сусаклагычында су кергән. Аның гәүдәсен кичә иртән бер ир тапкан.
13 июнь көнне Благовещенскида шаһитлар 51 яшьлек ир-ат гәүдәсен Агыйдел елгасыннан алып чыккан. Фаҗига сәбәпләре ачыклана.
Чыганак: bashinform.ru