Хәвеф-хәтәр
14 июнь 2024, 05:09

Бүген иртән Шаран районындагы авариядә ике кеше үлгән

Эх, яшьләр!..

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының  БР буенча Баш идарәсеннән.Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының  БР буенча Баш идарәсеннән.
Фото:Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча Баш идарәсеннән.

Республиканың дәүләт автоинпекторлары  бүген таңда Шаран районында  теркәлгән авария сәбәпләрен ачыклый. Кызганычка каршы, юл һәлакәтендә ике яшь кеше гомере өзелгән.

Төбәкнең ДАИсендә хәбәр итүләренчә, юл һәлакәте бүген Шаран – Яңа Балтач – Андреевка юлының 17нче километрында иртәнге дүртләр тирәсендә теркәлгән.

Әлегә ачыклануынча,  “Лада Приора” машинасы руле артында  “права”сы булмаган 20 яшьлек егет, идарәне югалткан һәм кюветка төшеп әйләнгән, электр баганасына бәрелгән. Машинага шунда ук капкан.

Юл һәлакәте нәтиҗәсендә  водитель һәм 19 яшьлек пассажир кыз ашыгыч ярдәм килгәнче  вакыйга урынында үлгән.

21 яшьлек икенче пассажир кызны  төрле тән җәрәхәтләре белән дәваханәгә озатканнар. Хәлен тикшергәч, медиклар аны амбулатор рәвештә дәваланыр өчен өенә кайтарып җибәргәннәр. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас