Хәвеф-хәтәр
13 июнь 2024, 04:37

Биш минут эчендә ике кешене судан коткарганнар

Су коену сезоны башланды...

Уфаның гражданнарны яклау идарәсеннәнУфаның гражданнарны яклау идарәсеннән
Фото:Уфаның гражданнарны яклау идарәсеннән

Кичә, 12 июнь көнне, “Солнечный” пляжында  кизү торган Гражданнарны яклау идарәсенең эзләү-коткару хезмәткәрләре ике кешене коткарган. Бу хакта ведомствода хәбәр итәләр.

Коткаручылар су агымы көчле булган урынга табан йөзеп киткән егетләрне күрә һәм хәвеф турында кисәтү өчен алар янына катерда йөзеп бара.

Постка әйләнеп кайтканда алар күз алдында бата башлаган яшь кызны күрә. Хезмәткәрләрнең берсе аның артыннан сикереп, ярга чыгарга ярдәм иткән.

“Постка 2001 елгы яшь кыз белән әйләнеп кайткан вакытта алар  кычкырган тавышлар ишетә һәм янә ярдәмгә ашыга. Су агымы 5 яшьлек бала өчен чак кына фаҗига белән тәмамланмый кала. Коткаручылар бу юлы да вакытында өлгерә”, – диләр Гражданнарны яклау идарәсендә.

Коткарылганнарның барысын да  ярга алып чыкканнар. Алар медицина ярдәменә мохтаҗ булмаган.

Кызганычка каршы, су коену сезоны башлану белән фаҗигале очраклар да теркәлеп тора. Гражданнарны яклау идарәсендә иң элек махсус җиһазландырылган урыннарда гына су керергә киңәш итәләр. 

Чыганак:  bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас