Хәвеф-хәтәр
12 июнь 2024, 18:26

БДИ ярдәмендә мошенниклык очраклары ачыкланган

Бу хакта балаларга хәбәр итегез!

Русиядә Бердәм дәүләт имтиханы (БДИ)  һәм Төп дәүләт имтиханы (ТДИ) тапшыручы укучыларны алдауның яңа схемасын ачыклаганнар. Мошенниклар укучыларга аларның имтиханда  имеш тә күчерүләрен  ачыклаулары турында язган. Мондый очраклар Екатеринбургта булган.

Аферистлар, үзләрен имтихан үткәрү пунктында иҗтимагый күзәтүчеләр дип таныштырып, чыгарылыш укучыларына мессенджерларда һәм социаль челтәрләрдә аларны күчерүдә тотуларын  һәм күзәтү камералары видеоларын Мәгариф министрлыгына җибәрәчәкләр, дип яза башлаган. Видеоязманы җибәрү үтенеченә мошенниклар фишинг сылтамасы җибәргән. Ә ул сылтама баланың телефонга “бәйләнгән” шәхси мәгълүматларын, карта номерларын мошенникларга ачып сала. Мошенникларга ышанмаслык та түгел, алар  укучы чыннан да имтихан тапшырган мәктәп номерын күрсәткән.

“Имтиханда күчермәгән бала да кайгыра башлый, чөнки аларның һәр хәрәкәте шпаргалка тартып чыгарырга тырышу кебек бәяләнгән. Беркайчан  да андый хәбәрләргә җавап бирмәгез, теләсә нинди сылтамалар аша узмагыз, андый абонентларны шунда ук “блок”ка тыгыгыз”, – дип сөйләгән үзе шундый хәбәр алган укучы кыз.

Безнең Башкортстанда исә мошенниклар укучылардан имеш тә имтиханда күчергәннәре өчен штраф таптыра башлаган. Дәүләт Җыелышы-Корылтайда сөйләүләренчә, Уфа мәктәпләренең чыгарылыш укучыларына элекке мәгариф министры Айбулат Хаҗинның Телеграмдагы фейк аккаунтыннан хәбәрләр килә башлаган. Анда укучыларны шпаргалка белән тотулары һәм моны күзәтү камерасы төшереп алган, дип ышандырганнар. Ул гына түгел, шпаргалкада, имеш, укучының бармак эзләрен ачыклаганнар һәм хәзер аңа  5 мең сум күләмдә штраф түләргә туры киләчәк.

Харап инде, шулкадәр таш йөрәкле адәмнәрдер инде бу мошенниклар. Балалар нервларында уйнамасалар... 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас