Хәвеф-хәтәр
10 июнь 2024, 07:51

Су төштән соң булачак

Учалыда 160 күп фатирлы йорт сусыз калган иде. 

Учалыда су белән тәэмин итүне бүген көннең икенче яртысында тергезәчәкләр.

Кичә, 9 июнендә, “Коргаш” водозаборында авария булды. Шуңа бәйле, Учалы шәһәре буенча салкын су белән тәэмин итү вакытлыча туктатылды.

Салкын су бирүне туктату сәбәбе – Учалы шәһәре халкын һәм сәнәгать предприятиеләрен су белән тәэмин итүче, диаметры 500 мм булган суүткәргеч тишелгән. Шуңа 160 күп фатирлы йортка су бирү туктатылган.

Учалы хакимиятеннән хәбәр итүләренчә, кичә 20.00 сәгатькә, резерв юлларны ачып, кайсыбер урамнарга су җибәрелгән.

Бүген авария нәтиҗәләрен бетерү буенча эшләр дәвам итә. Су белән тәэмин итүне көннең икенче яртысында тергезергә тиешләр.

“Учалыводоканал” предприятиесе график буенча автоцистерналар белән су китерүне оештырган.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас