Хәвеф-хәтәр
8 июнь 2024, 17:53

Әбҗәлилдә гарасат 29 электр баганасын аударган

Аллаһка шөкер,  кешеләр каза күрмәгән. 

Бүген Әбҗәлил районының Целинный авылы тирәсендә көчле давыл булып үткән. Бу хактагы коточкыч видеолар мессенджерларда таралды.

Җил 8 тимер-бетон багананы аударган, заправкадагы стендны  каерып очырган, электр  линияләренә, ике машинага, шулай ук  юл билгеләренә зыян килгән. 10 минут эчендә гарасат шунлкадәр зыян салып өлгергән.

Кешеләрдән каза күрүче юк.  

Электр линияләренә зыян салынуы сәбәпле Башкирэнергоның Белорет электр челтәрләре җаваплылыгы зонасында  ут сүнгән.

Торнадо   – безнең Башкортстанда сирәк очрый торган күренеш. Смерч шулкадәр көчле булган ки, ул йорт түбәләрен генә каерып очырмаган, ул, электр линияләре  баганаларын шырпы сыман сындырып аткан. Барлыгы  29 багана ауган, моңа өстәп, янтайган һәм авар дәрәҗәгә җиткән баганалар да байтак, шул баганалар арасында өзелгән электр чыбыклары да күп.

Оператив-диспетчерлык персоналының грамоталы эше нәтиҗәсендә һәлакәттән соң 40 минут үтүгә кулланучыларның күпчелеген энергия белән тәэмин итү резерв схемалары буенча торгызылган. Хәзерге вакытта Белорет челтәрләре торнадо нәтиҗәләрен оператив рәвештә бетерү өстендә эшли. Авария-торгызу эшләрендә 34 кешедән торган 5 бригада һәм 9 махсус техника берәмлеге җәлеп ителгән. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас