Хәвеф-хәтәр
7 июнь 2024, 15:36

“Тямай “ позывнойлы хәрбине җирләделәр...

"Бәхил бул шат күңелле горур егетебез" дип язган  блогер, җырчы Фирдус Тямаев төркемендә эшләүче Рүзәл Минһаҗев.

“Тямай “ позывнойлы хәрбине җирләделәр...“Тямай “ позывнойлы хәрбине җирләделәр...
“Тямай “ позывнойлы хәрбине җирләделәр...

 

Җырчы Фирдус Тямаев үзенең бер концертында “Тямай” позывнойлы яугир белән таныштырган иде. “Тямай”ның 31 мартта махсус хәрби операциядә һәлак булуы турында мәгълүм булды.

6 июнь көнне Фирдүс Тямаев үзенең төркемендәге шагыйрь, махсус операциядәге егетләргә гуманитар ярдәм җыючы Мөслим егете Рүзәл Минһаҗев белән Башкортстанның Федоровка авылына «Тямай» кушаматлы хәрбине соңгы юлга озатырга барган.

"Шатлыкның ни икәнен оныттык без...
Югалту артыннан югалту...
Дуслык учагында бергә янып, инде бик якын кешеләргә әйләнеп беткән - дусларны югалту бик авыр шул...

Башкортостан белән бергә, бүген Руслан позывной" Тямай" бн хушлаштык ...
Бәхил бул шат күңелле горур егетебез..." дип язган Рүзәл үзенең вконтакте сәхифәсендә. 

Чыганак:shahrikazan.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас