Төбәк Роспотребнадзоры мәгълүматлары буенча, бүгенге көндә республика медицина учреждениеләренә талпан тешләүгә зарланып, 4459 кеше мөрәҗәгать иткән. Һәр өченче зыян күрүче – балалар.
Ведомствода узган ел белән чагыштырганда табибларга мөрәҗәгать итүчеләр саны 27,5% ка кимрәк дип әйттәләр.
Шулай ук республика территориясендә кешеләр күпләп йөргән урыннарны акарицид эшкәртү дәвам итә.
Бүгенге көндә 4065 гектар мәйданда эшкәртү үткәрелгән, шул исәптән җәйге сәламәтләндерү оешмалары территориясендә — 1292,3 гектар.