Хәвеф-хәтәр
7 июнь 2024, 06:23

Елгада ике ир-ат һәм бер хатын-кыз батып үлгән

Берсе 22 майда ук югалган булган. 

Елгада ике ир-ат һәм бер хатын-кыз батып үлгәнЕлгада ике ир-ат һәм бер хатын-кыз батып үлгән
Елгада ике ир-ат һәм бер хатын-кыз батып үлгән

БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, кичә Уфаның Агыйдел елгасындагы тимер юл вокзалы тирәсендә коткаручылар хатын-кыз мәетен алып чыккан. Аның шәхесе ачыклана.

Тагын бер аяныч хәл Туймазыда булган. Земснаряд күленнән коткаручылар бер ир-атның җансыз гәүдәсен чыгарганнар. Аның кем булуы ачыклана.

Өченче фаҗига Иглин районының Тәкәй авылы янында булган. Сим елгасыннан 1987 елгы ир-ат мәетен тапканнар. Ул 22 майдан бирле югалган дип саналган.

Җәйгә кердек. Елга-күл буйларында ял итеп, су керәсе килә. Ә менә шундый бәхетсезлек очраклары суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен бозу белән генә түгел, ә җиһазландырылмаган сулыкларда керү аркасында да була. Су коену бары тик төзекләндерелгән пляжларда гына хәвефсез. Сак булыгыз, дуслар! 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас