Уфада республика клиник дәваханәсе табиблары моңа кадәр 5нче кат тәрәзәсеннән егылып төшкән 5 яшьлек малайның хәлен тотрыкландыруга ирешкән иде. Әмма “Башинформ” агентлыгы бүген ачыклавынча, баланың хәле начарайган.
“Пациентның хәле бик авыр”, –сәламәтлек саклау министрлыгында бүген шулай дип хәбәр иттеләр.
Исегезгә төшерәбез, 2 июньдә Октябрь проспектындагы күпфатирлы йорт янында имгәнгән баланы тапканнар. Ул, москит челтәренә таянып, бишенче кат фатир тәрәзәсеннән егылып төшкән. Ашыгыч ярдәм бригадасы аны республика балалар клиник дәваханәсенә госпитализацияләгән иде.