Уфада кичә кич ашыгыч хезмәтләргә Октябрь проспектындагы бер йортның бишенче кат фатиры тәрәзәсеннән бала егылып төшүе турында хәбәр килгән.
“Вакыйга урынына килгән ашыгыч ярдәм бригадасы 2018 елгы баланы дәваханәгә алып киткән, аны госпитализацияләгәннәр”, – дип хәбәр итәләр башкаланың гражданнарны яклау идарәсендә.
Баланың москит челтәренә таянганга күрә егылып төшүе билгеле.
Бу хакта күп тапкырлар әйтелде инде. Балаларны москит челтәренә таянып егылып төшүләреннән махсус бикләр, рәшәткәләр ярдәмендә саклап була. Бу очракта экономияләү мөмкин түгел.
Чыганак: bashinform.ru