Хәвеф-хәтәр
3 июнь 2024, 04:46

Ике водитель дә авария урынында һәлак булган

Шундый кайгы-хәсрәтләрдән Ходай үзе сакласын...

Ике водитель дә авария урынында һәлак булганИке водитель дә авария урынында һәлак булган
Ике водитель дә авария урынында һәлак булган

Республика ДАИсендә кичә Иглин районында М-5 “Урал” трассасында теркәлгән коточкыч авариянең нечкәлекләре турында хәбәр иттеләр.

Юл-патруль хезмәте инспекторы, полиция лейтенанты Денис Зурапов сөйләвенчә, “Лада Веста” белән “Nissan X-Trail” катнашлыгындагы авария 17.00 сәгать тирәсендә теркәлгән.

“Әлегә билгеле булуынча, Свердловск өлкәсендә яшәүче  “Веста” руле артындагы  63 яшьлек водитель каршы юл полосасына чыккан һәм  Nissan X-Trail  руле артындагы 37 яшьлек Кырмыскалы районы кешесе белән бәрелешкән, – ди Денис Зурапов. – Һәлакәт нәтиҗәсендә  ике водитель дә ашыгыч ярдәм медиклары килеп җиткәнче үк вакыйга урынында үлгән. “Ниссан”ның пассажирлары  – водительнең 36 яшьлек хатынын һәм 9 яшьлек улын –  дәваханәгә алып киткәннәр”.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас