Хәвеф-хәтәр
31 Май 2024, 07:45

Уфада бер хатынны эткәләп-төрткәләп машинага утыртып алып киткәннәр

Соңрак моны аңлатканнар. 

Социаль челтәрләрдән.Социаль челтәрләрдән.
Фото:Социаль челтәрләрдән.

Кичә башкаланың Уфа шоссесы урамындагы күп катлы йортның домофон камерасы объективына бер хатынны тоткарлау очрагы эләккән. Видеоязмада күренгәнчә, буш коляскалы хатын янына берничә ир-ат килә. Алар хатынга нидер дәшә, ә хатын исә шул мизгелдә: “Коткарыгыз!” – дип кычкыра башлый. Ул арада ирләр аны  эткәләп-төрткәләп машинага утырта да алып китә. Бераздан елаган бала күтәргән ир коляска янына килә дә аны этеп подъездга табан юнәлә. Читтән карап торганда бу хәл хатынны урлап качу кебек тоела. Әмма “Башинформ” агентлыгына хокук саклау органнарындагы үз чыганагы хатынның  республика әйдәүче  вузларының  берсендә кабул итү кмиссиясендә эшләвен аңлаткан. Аны тикшерү гамәлләре өчен кулга алганнар. Хатынның  ришвәтчелек белән бәйле коррупцион җинаятькә катнашлыгы булу-булмавы тикшерелә. Җинаять эше кузгату  мәсьәләсе хәл ителә. 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас