Хәвеф-хәтәр
31 Май 2024, 05:43

Татарстанга тагын беспилотниклар һөҗүм иткән (ВИДЕО)

Тыныч тормышларны сагынып сөйләргә генә калды, ахры...

SHOT Telegram-каналы.SHOT Telegram-каналы.
Фото:SHOT Telegram-каналы. 

Казанда һава сигналы системасы ишетелгән. Сәбәбе – Татарстан территориясе өстендә янә  ВСУ пилотсыз очкычы пәйда булган. Әлегә рәсми мәгълүмат  юк.

 P.S. Татарстан өстендә бер БПЛАны бәреп төшергәннәр, дип хәбәр итәләр шаһитлар. Дөрес булса, ут күршебезгә ике дрон һөҗүм итмәкче булган.

Казан һәм Түбән Кама аэропортлары  самолетларны кабул итми һәм җибәрми дә. “Ковер” планы кертелгән.

"Казаноргсинтез" оешмасын БПЛА хәвефе аркассында эвакуациялиләр. Төбәктә ике дронны бәреп төшергәннәр дип хәбәр итәләр шаһитлар. Аларның берсе Әтнә районында бәреп төшерелгән. Каза күрүчеләр юк.

Казан аэропортында әле 8 рейс тоткарланган. Өч сәгать дәвамында туристлар Шарм-эль-Шейхка оча алмый. Очышлар иртәнге Мәскәү сәгате белән иртәнге алтыдан алып тоткарлана. 

 Соңгы хәбәрләр буенча, Казан һәм Түбән Кама аэропортлары яңадан эшли башлаган. Төбәктә ике БПЛА юк ителгән, беркем дә зыян күрмәгән. Шаһитлар сүзләренчә, пилотсыз аппаратларның берсе "Казаноргсинтез"ягына очып барган. Предприятиеләр эше яңадан башланган. Эвакуацияләнгән хезмәткәрләр үз урыннарына кайталар.

Чыганак: SHOT Telegram-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас