Хәвеф-хәтәр
31 Май 2024, 03:52

Мәләвездә велосипедтагы 7 яшьлек кыз баланы машина таптаган

Сабый һушына килмичә үлгән. 

БР Дәүләт автоинспекциясе видеосыннан скриншот.БР Дәүләт автоинспекциясе видеосыннан скриншот.
Фото:БР Дәүләт автоинспекциясе видеосыннан скриншот.

Мәләвездә дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре бала һәлак булган аварияне тикшерә.  Юл һәлакәте 30 май кичендә Техник урамында теркәлгән.

Әлегә билгеле булуынча, Бакалыда яшәүче 27 яшьлек ир-ат үзенең “Лада Приора” автомобилендә  күп катлы йорт ихатасында велосипедтагы 7 яшьлек бала өстенә барып менгән.

Авария нәтиҗәсендәге авыр тән җәрәхәтләре белән кыз баланы дәваханәгә алып киткәннәр. Кызганычка каршы, күп тә үтми, сәгать тугызлар тирәсендә, ул аңына килмичә үлгән.

Вакыйга урынына дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре килгән. Юл һәлакәте сәбәпләре ачыклана.

Прокуратура бу очракны контрольгә алган.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас