+20 °С
Болытлы
Республикада үлемгә китерүче юл-транспорт һәлакәте теркәлгән: ике җиңел машина бәрелешкән.
Аскын районында 31 май иртәсендә капма-каршыга килүче автомобильләр бәрелешкән. Hyundai Creta руле артында 58 яшьлек биредә яшәүче кеше, Hyundai Accent руле артында 34 яшьлек Караидел районы кешесе булган. Юл-транспорт һәлакәтендә Аccent водителе һәлак булган. Икенче водитель дәваханәгә озатылган.
Чыганак: БашкирияОнлайн Теlegram-каналы