Башкортстанда 14 яшьлек яшүсмернең авызында электрон тәмәке шартлаган. Малайны ашыгыч рәвештә республика балалар клиник хастаханәсенә алып киткәннәр.
Бу хәл берничә ел элек булган. БР сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин хәбәр иткәнчә, стационарга кергәндә табиблар яшүсмернең хәлен авыр дип бәяләгән.
Баланың күпсанлы җәрәхәтләре булган һәм яңагының өске ягында зур яра күренеп торган.
Аның хәзер җиде теше юк, ә муенында һәм битендә яра эзе калган. "Хирургия бүлегендә аңа берничә операция ясадылар, ә аннары ул бик озак вакыт реабилитация үтте. Табибларның тырышлыгы ярдәмендә хәзер егетнең битендә яра эзе күренми дә диярлек, әмма тернәкләнү өч ел вакыт киткән", — дип сөйләгән министр.