Кичә кичен Башкортстанда көчле җил чыгып, давыл күтәрелде. Яшен яшьнәп, күккүкрәп койма яңгырлар, урыны белән боз явып узды. Нәтиҗәдә 8 муниципаль берәмлектә (Бөре, Борай, Дүртөйле, Илеш, Мишкә, Калтасы, Краснокама, Яңавыл) 49 торак пунктта өлешчә яисә тулысынча электр белән тәэмин итү өзелде. Бу хакта республиканың Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итә.
Көчле җил кайсыбер йортларның түбәләрен өлешчә каерып ташлаган. Һәлак булучылар һәм каза күрүчеләр юк.
Уфа читендәге авылларда да ут сүнде. Бәхеткә, озакка түгел. 2 сәгать чамасы үткәч, янә “якты янды утыбыз”.
Бүген иртән хәбәр итүләренчә, ике муниципаль берәмлекнең ике торак пунктында электр белән тәэмин итүне өлешчә тергезәсе калган. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча Баш идарәсендә хәбәр иттеләр.
Чыганак: bashinform.ru