+21 °С
Болытлы
Бүген иртән Балтач районының Ташлы-Елга авылында җиңел машина янган. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча Баш идарәсендә хәбәр иттеләр.
“Ир-ат юл буе кафесындагы парковкада ялга туктаган һәм үзенең “Лада Веста” машинасында йоклап киткән. Машинага ни сәбәптәндер ут капкан. 25 яшьлек водитель, агулы төтен сулап, дәваханәгә эләккән”, – дип сөйләгән коткаручылар.
Янгынны Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коткаручылары сүндергән.
Кызганыч, машинадан тимер өеме генә калган...
Чыганак: bashinform.ru