Кичә Уфа районында Дим елгасында югары тизлектә гидроциклда йөргән ир, металл троска эләгеп калган һәм һәлак булган, дип хәбәр итәләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча Баш идарәсендә.
“28 май кичендә Йоматауда Дим елгасына өч ир-ат гидроциклларда йөрергә килгән. Кызганычка каршы, суда йөрү фаҗига белән тәмамланган. Алдан барган 55 яшьлек ир елга аша сузылган тросны күрмәгән һәм эләгеп калган. Ул шунда ук һәлак булган”, – диләр ведомствода.
Вакыйга урынына килгән коткаручылар ирне судан алып чыккан. Тикшерү чаралары үткәрелә. Вакыйганың нечкәлекләре ачыклана, шул исәптә елга аша трос кичүен оештыруның законлылыгын да.
Чыганак: bashinform.ru