Хәвеф-хәтәр
27 Май 2024, 05:31

Яр буенда һушсыз ир яткан

Кичә Уфаның махсус хезмәтләренә тимер юл вокзалы районында Агыйдел ярында һушсыз кеше ятуы турында хәбәр килгән. Аңын югалткан ирне балыкчы тапкан. Вакыйга урынына Эзләү-коткару отряды хезмәткәрләрен җибәргәннәр.

“Ир яткан яр буе текә булган, ашыгыч ярдәм машиналары аңа якын килә алмаган. Коткаручылар аның янына катерда барган. Алар 40 яшьлек ирне елга буйлап Авыл кичүенә кадәр илткәннәр. Коткаручылар белән каза күргән ирне анда медиклар көтеп торган”, – диләр Уфаның гражданнарны яклау идарәсендә.  

Уфалыны дәваханәгә алып киткәннәр.

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас