Салават районының Урмантау авылында 26 май төнендә шәхси йортта янгын чыккан. Вакыйга урынына килеп җиткән янгын сүндерүчеләр тулысынча ут ялмап алган йортны үндерергә керешкән. Йорт янәшәсендә мунча да янган. Янгынны сүндергәннәр. Йорт янында аяклары пешкән 66 яшьлек хуҗабикәне тапканнар.
“Мин уянып киткәндә йорт ут эчендә иде инде, ярый әле чыгу юлы буш иде. Башта чыгып йөгердем, әмма соңыннан документлар артыннан кире керергә булдым, шунда аякларып пеште дә инде”, – дип сөйләгән ул Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы дознавателенә.
Пешкән хатынны госпитализацияләгәннәр. Янгын сәбәпләре ачыклана.
Чыганак: bashinform.ru