Хәвеф-хәтәр
27 Май 2024, 07:20

Я бармакларын тишеккә тыгалар, я урындыкка эләгеп калалар

Соңгы ике көндә коткаручылар ярдәменә  сабый балалар мохтаҗ булган.

Я бармакларын тишеккә тыгалар, я урындыкка эләгеп калаларЯ бармакларын тишеккә тыгалар, я урындыкка эләгеп калалар
Я бармакларын тишеккә тыгалар, я урындыкка эләгеп калалар

   Уфада соңгы көннәрдә эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре дүрт яшьлек балаларга ике тапкыр ярдәмгә килгән.

   Шәһәрнең гражданнарны яклау идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, беренче очракта  бармагын чүлмәктәге тишеккә тыккан малай ярдәмгә мохтаҗ булган. Ул үзе дә, өйдәгеләр дә бармакны ала алмаганнар. Коткаручыларга бармакны азат итү өчен берничә минут кирәк булган.

     Икенче очракта дүрт яшьлек бала – ничек шулай килеп чыккандыр – урындык  әсирлегендә калган.  Монда коткаручылар да балага тиз арада урындыктан  ычкынырга ярдәм иткәннәр.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас