Хәвеф-хәтәр
27 Май 2024, 07:05

Төзелештә ташчы 9 каттан аска очкан...

Ниндидер бер мәлдә тигезлеген югалткан шул...Эх!

Төзелештә ташчы 9 каттан аска очкан...Төзелештә ташчы 9 каттан аска очкан...
Төзелештә ташчы 9 каттан аска очкан...

    Нефтекама шәһәрендә Городская урамында төзелештә бәхетсез очрак теркәлгән.

   Күп катлы йортның 9нчы катында ташчы ир балконда  стремянка белән кирпечтән тезелгән  стенаның җөйләрен буяп торган. Ниндидер бер мәлдә ул тигезлеген югалткан һәм  түбәнгә очкан... Алган җәрәхәтләреннән вафат булган. 52 яшьлек ташчы “Нефтекама шәһәренең күчемсез милке” оешмасы эшчесе булган.

     Башкортстандагы дәүләт хезмәт инспекциясе  шушы  бәхетсезлек очрагын тикшерә башлаган. Тикшерү барышында вакыйганың сәбәпләре һәм шартлары ачыкланачак, дип билгеләп үттеләр төбәк дәүләт хезмәт инспекциясендә.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас