+21 °С
Болытлы
Уфада, Җиңү паркында, суга төшкән баскычта бүген, 26 май көнне, үсмер гәүдәсен тапканнар. “Башинформ” агентлыгына махсус хезмәтләрдәге үз чыганагы хәбәр итүенчә, малайнын өс киеме 30 мартта югалган 13 һәм 14 яшьлек үсмерләрнең берсенекенә охшаш.
Әлеге вакытта вакыйга урынында тикшерүчеләр эшли, алар малайның шәхесен ачыклый. Чыннан да бу малай югалган үсмерләрнең берсеме, әллә юкмы икәнлеге ачыклана.
Исегезгә төшерәбез, Павел Паличев белән Дамир Әдһәмов 30 мартта югалган иде.
Чыганак: bashinform.ru