Хәвеф-хәтәр
26 Май 2024, 11:22

Авариядән соң коткаручылар машиналарны кисәргә мәҗбүр булган

Чөнки салондагы кешеләр бикләнеп калган. 

БРның Гадәттән тыш хәлләр буенча Баш идарәсеннән.БРның Гадәттән тыш хәлләр буенча Баш идарәсеннән.
Фото:БРның Гадәттән тыш хәлләр буенча Баш идарәсеннән.

Архангель районында теркәлгән авария нәтиҗәсендә  җиде кеше имгәнгән, дип хәбәр итәләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча Баш идарәсендә.

“Бүген көндез Уфа – Инзәр – Белорет” автомобиль юлының 73нче километрында Тирәкле авылыннан ерак түгел ике җиңел машина –  “Лада Веста” (анда 4 кеше булган, шул исәптә 2 бала) һәм “Volkswagen Golf”  (анда да 4 кеше булган, шул исәптә 2 бала) бәрелешкәннәр”, – дип сөйләгән коткаручылар.

Коткаручылар каза күргәннәрне машиналардан азат иткән. Аларга ашыгыч ярдәм хезмәте килгәнче беренче ярдәм күрсәткәннәр.

“Авария нәтиҗәсендә һәлак булучылар юк. Җиде кеше имгәнгән. 3 өлкән яшьтәге һәм 4 баланы Уфа дәваханәсенә озатканнар. Юл хәрәкәтендә тоткарлыклар булмаган. Юл һәлакәте сәбәбе ачыклана”, – диләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча Баш идарәсендә.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас