Хәвеф-хәтәр
26 Май 2024, 07:51

Ауган машина янында ир-ат гәүдәсен тапканнар

Балтач районының ЮХХДИ хезмәткәрләре бер кеше һәлак булган аварияне тикшерә. Бу хакта төбәкнең дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итәләр.

“Кичә дежур частька Иске Балтач – Аскын юлының 11нче километрында ир-ат гәүдәсе табылуы турында хәбәр иттеләр. Полиция хезмәткәрләре  вакыйга урынына килеп җиткәч, ауган җиңел машина янында яшәү билгеләре булмаган ир-ат  гәүдәсенә тап була”, – диелә хәбәрдә.

Әлегә ачыклануынча, Калтасы районында туып-үскән 31 яшьлек ир-ат урман массивында үзенең Audi A6 автомобилендә ауган. Авариядә  алган җәрәхәтләр нәтиҗәсендә ул һәлак булган. Тикшерү эше бара. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас