Хәвеф-хәтәр
23 Май 2024, 13:12

Татарстанга янә Украина беспилотнигы һөҗүм иткән

Ә бит Татарстан - безнең ут күршебез...

Һава һөҗүменә каршы оборона көчләре Киев режимының пилотсыз очучы аппарат кулланып РФ территориясендәге объектларга чираттагы террор һөҗүме ясау омтылышына юл куймады.

 “Бизнес онлайн" басмасына көч структураларындагы чыганак сөйләгәнчә, бүген Түбән Кама өстендә пилотсыз очучы аппарат бәреп төшерелгән. Җирле халык һәм эвакуацияләнгән җирле сәнәгать предприятиеләре хезмәткәрләре әйтүенчә, көчле шартлау тавышы яңгыраган. Шәһәрдә көчле тавыштан сигнализацияләр  эшли башлаган, шул исәптән банкларда да. Алабуга мэры Рөстәм Нуриев шулай ук Татарстанның Алабуга районында БПЛА бәреп төшерелүе турында хәбәр итте.

Бу уңайдан Татарстанның башкаласы Казан аэропорты 11.30 сәгатьтән алып рейслар очуын тыйган һәм самолетларны  кабул да  итмәгән. Росавиациядә аңлатуларынча, мондый чаралар хәвефсезлек максатында игълан ителгән. Казан аэродромына очучы рейслар Самара, Внуково, Ульяновск һәм Чебоксардагы запас аэродромнарга юнәлтелгән.

12.00 сәгатьтән шундый ук чикләүләрне Бигеш аэропортында да (Түбән Кама, Яр Чаллы, Алабуга шәһәрләрен хезмәтләндерүче аэропорт) кабул иткәннәр.

“Мәскәү вакыты белән 14:05 сәгатьтә "Казан" аэропорты эшенә чикләүләр алынды", –диелә аэропортның телеграм-каналында басылган хәбәрдә. Росавиация матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 14:15 сәгатьтә Түбән Каманың Бигеш аэропортында да кабул ителгән чикләүләр алынган. 

Чыганак: "Татар-информ" / business-gazeta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас