Биш кеше һәлак булган авариядә исән калган яшь кыз акрынлап терелә башлаган. “Башинформ” агентлыгына БРның Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр итүләренчә, аны реанимациядән нейрохирургия бүлегенә күчерәләр.
“Честный репортаж” Телеграм-каналы язуынча, ул күзләрен ачкан, ниләр булганын аңлый. Аны әнисе карый. Коточкыч авариядә исән калган кызга берничә пластик операция ясаганнар, диелә. Медиклар аның йөрге көчле булуын белдерә.
Исегезгә төшерәбез, җомга көнне, 19 апрель иртәсендә Уфаның Киров районында Уфа-Ырынбур трассасының 1нче километрында Уфа районында яшәүче 39 яшьлек юлларга су сиптерүче “КамАЗ” водителе юл уңаеннан сул полоса буйлап хәрәкәт итүче “ВАЗ-2115” белән бәрелешкән. Авария нәтиҗәсендә җиңел машинаның водителе һәм 4 пассажиры һәлак булган (3 егет (22 һәм 20 яшьләрдә) һәм 2 кыз (18 яшьлекләр). 21 яшьлек егет һәм аның сөйгән кызы исән калганнар. Бер кыздан башка (ул – Уфадан) яшьләрнең барысы да – Уфа районында яшәүчеләр.
Чыганак: bashinform.ru