Һәлак булган срочник турындагы мәгълүмат фейк булып чыккан. Бу хакта «Башкирия Online»яза.
Социаль челтәрләрдә Уфадан хезмәткә алынган Степан Ковалев һәлак булган дигән фейк тарала башлаган. Ул узган елның 31 май көнендә армиягә хезмәт итәргә алынган. Чынында ул исән-сау һәм дембельгә әзерләнә. Моны хәрби үзен җибәргән видео раслый.
Фейкларны кешеләр арасында паника уятыр өчен тараталар. Чынында исә срочникларны махсус операция зонасына озатмыйлар. Интернетта фейклар тараткан төркем пабликлар администраторларына 5 елга кадәр төрмә срогы һәм зур штрафлар яный.
Чыганак: gorobzor.ru