Хәвеф-хәтәр
22 Май 2024, 07:04

Кыз баланы талап үтергән эттә котыру чире булырга мөмкин

Әй, сабый...

Бакалы районының Иске Маты авылында 2 яшь һәм 10 айлык кыз баланы талап үтергән эт котырган булырга мөмкин. “Башинформ” мәгълүмат агентлыгына  БР буенча   ветеринария комитетында хәбәр итүләренчә, маэмайны 10 көнлек карантинга урнаштырганнар.

“Агрессия билгеләре булган барлык хайваннарда да котыру чирен искәртергә кирәк. Инструкө ия буенча, бу 10 көнлек күзәтү. Шул ук вакытта  “котыру”  диагнозын тере хайванга куеп булмый, моның өчен баш мие тикшерелә, чөнки вирус нәкъ баш миенә зыян сала. Ягъни, бу очракта этне я күзәтергә, я хуҗалары аны арытаба нишләтергә икәнен үзләре хәл итәргә тиеш, – ди ведомство белгече Александр Деблик. – Маэмай котыру чирен кыргый җәнлекләрдән генә түгел, ә, бәлки, күселәр, мәчеләр белән элемтәгә керү сәбәпле  дә йоктыра ала. Бүгенге көндә без бу авыруны искәртергә тиеш”.

Нәни кыз баланың гомерен кыйган эт әле җирле ветеринария станциясендә белгечләр карамагы астында. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас