Хәвеф-хәтәр
21 Май 2024, 09:38

Яңгыр Әфганстанга зур зыян салган

Койма яңгырлар йортларны һәм инфраструктураны җимергән. 

Яңгыр Әфганстанга зур зыян салганЯңгыр Әфганстанга зур зыян салган
Яңгыр Әфганстанга зур зыян салган

Әфганстан төньягында афәтләр китергән көчле яңгырлар яуган. Койма яңгырлар йортларны һәм инфраструктураны җимергән.  Табигать казасы Баглан провинциясенә зур зыян салган — 300 кешенең гомере өзелгән. Баглан провинциясендә яшәүчеләрне ашыгыч рәвештә эвакуацияләгәннәр. 

         Күрше Таха провинциясендә дә корбаннар саны дистәдән арткан.  Шулай ук Әфганстанның Бадахшан, Гор һәм Герат провинцияләренә дә каза килгән. Властьлар кешеләргә ярдәм күрсәтү өчен бөтен ресурсларын мобилизацияләгән.  Стихияле бәла-казаларга каршы көрәш идарәсе көчле явым-төшемнең кабатлану ихтималлыгы турында кисәткән. Әйткәндәй , Әфганстанда 2021 елда  да шундый ук көчле яңгырлар яуган. Ул чакта илнең Нуристан провинциясе җәфа күргән.

Фото: russian.news.cn

 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас