Хәвеф-хәтәр
21 Май 2024, 05:26

Әлшәй районында аюны чылбырга утыртканнар

Күпләр кыргый җәнлекне жәлләп куйгандыр, мөгаен.

Дмитрий Черкасовның видеоязмасыннан стоп-кадр, VKДмитрий Черкасовның видеоязмасыннан стоп-кадр, VK
Фото:Дмитрий Черкасовның видеоязмасыннан стоп-кадр, VK

Әлшәй районының Самодуровка авылында ана аюны чылбырга утыртканнар. Бу хакта үзенең “ВКонтакте” челтәрендә  20 майда хокук яклаучы Дмитрий Черкасов хәбәр итте.

“Хайванга карата мәрхәмәтсез мөгамәлә  Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан да, Табигатьтән файдалану министрлыгы тарафыннан да тыелмый. Акча өчен аңа этләрне өстерәләр. Кемдер законсыз бизнес белән шөгыльләнә”, – дип язган юрист һәм ана аю белән видео урнаштырган.

Соңрак “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы бу уңайдан Табигатьтән файдалану министрлыгына аңлатма сорап мөрәҗәгать иткән.  

Күп тә үтми ведомство Әлшәй районындагы Самодуровка авылында аюны чылбырга утырту  очрагына карата үз фикерен белдерде.

“ВКонтакте” челтәрендәге ролик авторы, безнең карашка, хайванның хәле турында ялгыш нәтиҗәләр ясаган. Бу аюның тарихы безгә яхшы таныш, аны 2021 елда нәни килеш Зилаер районында тапканнар. Ач һәм хәлсезләнгән аю баласын реабилитация,  ярым иректә һәм ясалма рәвештә булдырылган мохиттә (белгечләр каравы астында)  асрар өчен  “Әлшәй” ау хуҗалыгының вольер хуҗалыгына тапшырганнар иде. Кешеләр белән элемтәдән соң җәнлекне  кыргый табигатькә җибәрергә ярамый иде. Видеоязмага караганда аю яхшы хәлдә, симез” – диләр министрлыкта.

Ведомствода шуны да өстиләр: ау турындагы законнарда ау токымлы этләрне әзерләү һәм дрессировкалау өчен кыргый җәнлекләрне куллану каралган. Бу хайваннарны җәберләмичә һәм аларга физик зыян салмыйча эшләнә.

“Бу максатларда аюны кулланганда ул  40 метрдан да ким булмаган озынлыктагы трос (диаметры 20 мм.дан да ким булмаган)   белән муенчакка тоташтырылган булырга тиеш. Тросның ике  терәүгә беркетелгән булуы шарт. Хайваннар белән мәрхәмәтсез мөгамәлә очраклары теркәлгәндә полициягә мөрәҗәгать итәргә киңәш бирәбез”, – диләр Экология министрлыгында. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас