Хәвеф-хәтәр
20 Май 2024, 17:35

Юлда үлем белән шаярган яшьләрне тоткарлаганнар

Видеоязма буенча  полиция барысын да таба. Качып котылып булмый. 

Видеодан  скриншот.Видеодан  скриншот.
Фото:Видеодан скриншот.

Уфада узган шимбә көнне шаһитлар Салават Юлаев  проспектында зур тизлектә хәрәкәт иткән ВАЗ-2114 машинасы түбәсенә менгән яшьләрне  төшереп алганнар. Бу видеоязма социаль челтәрләрдә таралды. Бу кадрлар юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларны тоткарларга ярдәм иткән дә инде, дип хәбәр итте Русия Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волк. Егетләр –  башкала колледжлары студентлары, арада бер балигъ булмаган үсмер дә бар. Ахирләр компаниясен  6нчы санлы полиция бүлегенә алып килгәннәр. Пассажирларга карата административ хокук бозу турында протоколлар төзелгән.

“Алкоголь тәэсире астында без машина түбәсенә менәргә булдык”, – ди хәвефле дрифтта катнашкан бер егет.

“Үземнең гамәлләрем өчен гафу үтенәм, шулай итсәк, нәрсә булыр икән дип уйладым”, – ди икенче егет.

Машина йөртүчесенә административ хокук бозулар кодексының берьюлы биш маддәсе буенча протоколлар төзелгән. Автомобильне махсус стоянкага урнаштырганнар.

“Салонда минем дусларым иде, алар кинәт кенә машина түбәсенә менәргә уйладылар. Аларның бу уйларын мин белмәдем, чөнки руль артында юлны күзәтеп бардым”, – дип аңлата водитель бу вакыйганы.

Балигъ булмаган малайның әнисе  баласын тәрбияләү буенча  ата-ана бурычларын тиешенчә үтәмәгәне өчен җаваплылыкка тарттырылачак. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас