Хәвеф-хәтәр
20 Май 2024, 06:00

Самолет күккә күтәрелгәч, пассажирның истерикасы башланган

Очкычта кечкенә бала еласа да күпме пассажир интегә, ә өлкән яшьтәгеләр адекват булмаса, эшләр бөтенләй  харап...

Ләйсән Каспранова.Ләйсән Каспранова.
Фото:Ләйсән Каспранова.

Шереметьево – Уфа рейсында очкан пассажир хатынга медиклар ярдәме таләп ителгән. Бу хакта шул рейста очкан  бер пассажир хәбәренә сылтанып, “ГорОбзор.ру” порталы язып чыккан.

Самолет Мәскәүдән 19 май кичендә очкан. Күккә күтәрелеп, 40 минут үткәч, бер пассажир хатынның истерикасы башланган: ул кычкырган һәм елаган. Аны чак-чак тынычландырганнар, әмма күп тә үтми бу хәл янә кабатланган.

Вакыйганың шаһиты сүзләренчә, истерикага бирелгән яшь хатын үз-үзенә кул салам дип янаган.

“Очышның калган вакытын ул тулысынча елап үткәрде. Самолет түбәнәя башлагач кына тынычланды”, – ди бу инцидентның шаһиты.

Дөрес булса, яшь хатын якын кешесен җирләргә дип кайткан. Самолет төшеп утыруга аны ашыгыч ярдәм бригадасы көтеп торган. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас