Хәвеф-хәтәр
20 Май 2024, 06:06

Зур янгыннан соң ир-ат мәетен тапканнар

Аның шәхесе билгесез, ди. 

Уфа районының “Вишневое” бакчачылык ширкәтендә  өч кишәрлектә берничә корылма янып беткән. Кызганычка каршы, янгында бер ир-ат һәлак булган, дип хәбәр итәләр БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Ведомство хәбәре буенча, янгын сүндерүчеләр 20 май төнендә  Авдон поселогында  янгын  чыгу турындагы хәбәр буенча килгән. Анда ялкын бүрәнәдән салынган ике бүрәнә йортны һәм мунчаны ялмап алган. Янгынны сүндергәннәр. Янгын хәрабәләрен җыештырганда һәлак булган ир-ат мәете табылган. Аның шәхесе ачыклана.

Янгын чыгу сәбәбен МЧС дознавателе ачыклаячак.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас