Хәвеф-хәтәр
19 Май 2024, 16:56

“Йөгерергә чыккан идем, аю очрады...” (ВИДЕО)

Коточкыч! 

Ләйсән Каспранова.Ләйсән Каспранова.
Фото:Ләйсән Каспранова.

Учалы районының Көчек авылы тирәсендә Илсур исемле малай, пробежкага чыккан вакытта аңа һөҗүм итәргә теләгән аюларны куркытып, куып җибәргән.

“А-а-а-а-а!” – дип куркыныч итеп кычкыра ул.

“А-а-а-а-! Әнә, балалары да килеп чыкты. Челлендж башлап, йөгерергә чыккан идем, дерт итеп калдым. Аю килеп чыкты. Әстагъфирулла. Әнә качтылар да. Икесе зур аю иде, акыра башладым. Берсе тайды. Уфффф! Котымны гына алдылар! Уйланып, үземчә тыныч кына йөгереп китеп барам. Уффф! Элек безнең якта аюлар алай итеп йөргәне юк иде. Уффф!” – ди коты очкан үсмер. 

Чыганак: Mash Batash Телеграм-каналы. 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас