Хәвеф-хәтәр
19 Май 2024, 12:05

Уфада кешеләргә каргалар хөҗүм итә башлаган (Видео)

Бер хатынның башын канга батырганнар. 

Уфада кешеләргә каргалар хөҗүм итә башлаган (Видео)Уфада кешеләргә каргалар хөҗүм итә башлаган (Видео)
Уфада кешеләргә каргалар хөҗүм итә башлаган (Видео)

Бүген Сипайлово бистәсендә яшәүче ахирәтем яза: " Син гәзиттә эшләгәч, бу хәбәрне тизрәк сиңа җиткерергә ашыгам, халыкны кисәтергә кирәк, бигрәк тә балалар сак булсыннар иде! - ди ул. - Кешеләргә каргалар һөҗүм итә башлаган. Бу хәбәрне Сипайлово бистәсендәге әти-әниләр чатында яздылар.Бер әни: "Кичә Академик Королев урамында каргалар бер хатынны чукып, башын канга батырганнар. Яшь әни урамда коляска этеп барган. Ярый әле читтәрәк уйнап йөргән малайлар күреп калып, таяклар белән куркытканнар. Әле исә күрше хатынга да хөҗүм иткәннәр. Бу зур кошлар кинәт очып килеп, башны чукый башлыйлар, ди. Балаларыгызны өй алдында үзләрен генә чыгарып җибәрмәгез!" - дип язган.

Әле кошларның оя корып, балалар чыгара торган вакыты, шул сәбәпледерме, каргалар үзләрен агрессив тота башлаган.Шуңа күрә, хөрмәтле дуслар, сезне дә кисәтеп куябыз, балалар, олы яшьтәге әби-бабайлар да бу зур кошлардан сак булсыннар иде!

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас