+21 °С
Болытлы
Кичә Санкт-Петербург – Уфа маршруты буенча очкан самолет экипажы диспетчерга «бәла сигналы»н тапшырган. Самолет бортында «йөк бүлегендә янгын» дигәнне аңлатучы сигнализация эшли башлаган.
«Россия» авиакомпаниясенең һава судносы капитаны Кировтагы иң якын аэродромга барырга карар кыла. Самолет Мәскәү вакыты белән 09.53 сәгатьтә уңышлы төшеп утырган. Һава судносы стоянкага үзаллы юнәлгән, пассажирлар төшкән, зыян күрүчеләр юк. Хәер, янгын һәм төтен чыкканы шулай ук күзәтелмәгән.