Хәвеф-хәтәр
17 Май 2024, 07:59

Кислотага пешкәннәр

«Турбаслинские бройлеры» предприятиесенең өч хезмәткәрен дәваханәгә озатканнар.

Кислотага пешкәннәрКислотага пешкәннәр
Кислотага пешкәннәр

«Турбаслинские бройлеры» предприятиесенең өч хезмәткәре пешкән. Дәүләт хезмәт инспекциясе бу хәлне тикшерә башлаган. Ведомство мәгълүматлары буенча, бу күңелсез хәл 14 май кичендә булган. Бригада ике мичтән системага уксус кислотасын суыртучы насос җиһазларының төзекләндерергә уйлаганнар. Берсенең шлангын тартып алгач, басым белән сиптерелгән кислота өч хезмәткәргә тигән: 23 яшьлек бригадир, 37 яшьлек юучы һәм 65 яшьлек слесарь төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган һәм аларны Уфаның 18нче хастаханәсенә озатканнар. 

Чыганак: Башинформ

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас