Хәвеф-хәтәр
17 Май 2024, 05:01

105 кешенең гомере юлда өзелгән...

Коточкыч хәл: балалар исерек хәлдә руль артына утырганнар. 

https://www.bashinform.ruhttps://www.bashinform.ru
https://www.bashinform.ru

Ни кызганыч, көн саен диярлек юлларда аварияләр булуы турында ишетеп торабыз.

Башкортстан юлларында агымдагы елның 4 аенда гына 758 юл-транспорт һәлакәте булган. Аларда 105 кешенең гомере өзелгән, шуларның бишесе – балалар, 932 кеше төрле җәрәхәтләр алган. Бу статистиканы республиканың баш дәүләт автоинспекторы Владимир Севастьянов хәбәр итте.

Аварияләрнең ярытысыннан күбесе – машиналар бәрелешү нәтиҗәсе. Өчтән бер очракта җәяүлеләрне бәрдергәннәр.

Статистика буенча, агымдагы елда исерек хәлдә водительләр аркасында аварияләр саны 13,5 процентка, һәлак булучылар 40 процентка кимегән. Алай да салмыш килеш руль артына утыру очраклары әледән-әле ачыкланып тора. Быел 5 меңнән күбрәк “бераз төшергән” водитель тотылган. Аларның 3274е шактый исерек хәлдә булган, 1360ы медицина тикшерүен узудан баш тарткан, 446сы исерек хәлдә кабат автомобиль руле артында утырган.

“18 яшькә кадәрге яшь водительләр катнашлыгындагы аварияләр җитди борчуга сала. Быел шундый ике юл-транспорт һәлакәтендә 2 яшүсмернең гомере өзелде, аларның 2 яшьтәшләре авыр тән җәрәхәтләре алды. Иң куркынычы – водитель таныклыгы һәм тәҗрибәсе булмаган балалар исерек хәлдә руль артына утыралар. 2024 елның 4 аенда гына 280 бала-водитель тоткарланган, шуларның 32се – исерек хәлдә”, – ди Владимир Севастьянов.

Коточкыч хәл...

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас